“Бөек Җиңүгә 80 адым” проекты кысаларында мәктәп волейбол турниры

2025 елның 21 марты, җомга

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә  “Бөек Җиңүгә 80 адым” проекты кысаларында, 21нче март көнне волейбол буенча мәктәп турниры булып узды. Уен киеренке барды. Волейболчылар бар көчләрен hәм осталыкларын салып уйнадылар. Ярыш барышын күзәтергә килгән җанатарларның күплеге мәктәбебездә волейбол уенының популярлыгы турында сөйли иде. Алар уенчылар өчен җан атып, көч-дәрт өстәп, җиңүгә рухландырып торды. Уенда 8нче сыйныф кызлары командасы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International