«МАТОНИКС»

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

«МАТОНИКС» исеме астында республикакүләм уздырылучы математик интенсив язгы каникул көннәрендә дә булачак! 4-7 сыйныф укучыларын каникул көннәрен файдалы итеп үткәрергә чакырабыз: олимпиада мәсьәләләрен чишү,  интеллектуаль ял итү, математика һәм спорт белән шөгыльләнү, кызыклы кешеләр белән танышу һәм яңа дуслар табу өчен бу интенсив менә дигән мөмкинлек.

Язгы МАТОНИКС 22-25 март көннәрендә “ОНИКС” мәгариф үзәгендә үткәреләчәк. Шөгыльләрне Идел буе федераль округының фәнни математик үзәге укытучылары үткәрәчәк.

Әгәр дә логик фикерләвегезне үстерәсегез, олимпиада  мәсьәләләрен чишүнең яңа  юлларын беләсегез килсә, безнең интенсивка рәхим итегез. Тулырак мәгълүмәт безнең Телеграм каналда, кушылыгыз! https://t.me/afisha_onix

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International