"Сулар ага , бозлар китә , кошлар кайта жылы яклардан"

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

   Иске Икшермә  ,,Кояшкай “ балалар бакчасында ,,Сулар ага ,бозлар китә , кошлар кайта жылы яклардан “- дигән темага атналык утте. Балалар тәрбияче  белән берлектә  табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр :- агачлардагы бөреләрнең  яфракка әйләнүен,  карлар эрүен, түбәләрдән тамчылар тамуын, урамнарда  гөрләвекләр агуын .Тәрбияче көннәр жылыну белән туган якларына кошлар кайту  турында әңгәмә үткәрде. Атнаның йомгаклау өлеше итеп ,,Иң оста ясалган сыерчык оясы” темасына рәсем конкурсы игълан ителде. Бу конкурста, балалар белән берлектә, әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International