15 нче март көнне МБГУ “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә, хәрби – патриотик айлык кысаларында, махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Хуҗин Рәмзил Ринат улы истәлегенә волейбол ярышы үтте. Ярышта 6 команда катнашты. Кунак булып кайткан Яшел Үзән районы Норлат авылы уенчылары җиңүче булды. Уен һәркем күңеленә уелып калырлык мизгелләре белән истә калды.
Якташыбызның исеме күңелләрдә мәңге сакланачагына ышанабыз.