Сабабаш авыл клубында мәгълүмат сәгате

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Сабабаш авыл клубында «Зарарлы гадәтләр турында файдалы сөйләшү»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Гадәт-без аны өйрәнгән хаталарыбыздан аермалы буларак, көннән-көн кабатлыйбыз. Гадәтләр зарарлы, начар  һәм кайчак куркыныч була. Беренче гадәтләр балачактан башлана. Безнең тормышыбызда иң күңелсезе – начар гадәтләр. Без аларның начар икәнен беләбез, ә еш кына үзебез белән берни дә эшли алмыйбыз – ияләштек! Чара барышында файдалы һәм зарарлы гадәтләр каралды. Алкоголь, наркотиклар, тәмәке куллану сәламәтлеккә аеруча куркыныч йогынты ясый. Йомгаклап, чарада катнашучылар шундый нәтиҗә ясадылар: зарарлы гадәтләр колы булмас өчен, берничек тә спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар кулланмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International