Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында 18 март көнне "Ямьле яз килә!" дип аталган чара үтте. Яз кызы балалар янына кунакка килгән иде. Үзе белән ул яз турында табышмаклар, мәкальләр, күңелле уеннар алып килгән иде. Балалар Яз кызына язның беренче хәбәрчеләре - кара каргалар, сыерчыклар, кояш, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында җырлар, шигырьләр башкардылар.