19 март көнне Россиядә су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Бу көнне безнең балалар бакчасында да әлеге һөнәрне сайлаган кешеләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән тематик чара уздырылды. Балалар су асты диңгезчеләре һәм аларның авыр хезмәте турында бик күп яңалыклар белделәр.