17 мартта Лесхоз урта мәктәбендә, Саба районы буленчәсенең дәүләт автоинспекциясе өлкән инспекторы И.Д.Насыйбуллин, Саба районы юл хәрәкәте иминлегенең бүлекчәсе башлыгы Г.Н. Ягъфәрова һәм ЮХИ мәктәп отряды белән берлектә юл хәрәкәте иминлеге буенча рейд үткәрелде.
Рейд вакытында ЮХИ балалары һәм автоинспекторлар җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында искә төшерделәр. ЮХИ отряды әгъзалары урамда үтеп баручыларга һәм машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган буклетлар тараттылар, мөмкин булган "юл тозаклары"турында сөйләделәр. Юлларда уяу һәм игътибарлы булыгыз!