Бүген Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеме балалары Идел буе халыклары белән таныштылар. Алар алъяпкычны татар орнаменты белән бизәделәр. Бу балаларга мәдәни традицияләр турында күбрәк белергә мөмкинлек бирде. Аннан соң "Түбатәй" татар халык уенын уйнады балалар. Шөгыль мавыктыргыч һәм кызыклы үтте!