"Су – яшәү чыганагы"

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Олы Нырты балалар бакчасында "Су – яшәү чыганагы" дигән темага экологик әңгәмә үткәрелде. Балалар суның роле турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Су белән төрле тәҗрибәләр үткәрделәр.

   Балаларга планетадагы барлык тереклек ияләренең сусыз яши алмаганын һәм суны сакларга кирәклеге аңлатылды. Ә суның организмга файдасы турында фельдшер Арикеева Р.С. сәйләгәннәрне балалар кызыксынып тыңладылар.

    Әңгәмә азагында, чиста судан да кыйммәтлерәк һәм могҗизалырак бернәрсә дә юк дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International