Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасы

2025 елның 14 марты, җомга

Безнең балалар бакчасында тагын бер кызыклы һәм мавыктыргыч көн – “Математика патшабикәсе”  көне узды. Мондый көннең максаты -  балаларны математика белән кызыксындыру һәм аның тормышта кулланылышын күрсәтү иде. Математика - күңелсез формулалар һәм бурычлар гына түгел, ә белем һәм ачышлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт тә ул.

     Мәктәпкәчә яшьтәге балалар  квест-уенда бик теләп катнаштылар,  анда математик ил буйлап сәяхәт иткәндә төрле биремнәрне үтәделәр һәм математик мәсьәләләрне чиштеләр.

     Кечкенэ торкем балалары исә математика белән бәйле төрле уеннарда катнаштылар. Алар санарга, төсләрне һәм формаларны танырга өйрәнделэр, үзләренең вак моторикаларын үстерделэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International