“Күңелләрдә мәңге яшәрсең Рәмзил”

2025 елның 15 марты, шимбә

Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе спортзалында Махсус хәрби операциягә чакырылып, Украина җирендә һәлак булган авылдашыбыз Хуҗин Рәмзил Ринат улының якты истәлеге хөрмәтенә искә алу кичәсе оештырылды. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде, Мичән төп мәктәбе коллективы, директоры Шайхлисламов Б.Ф , Яңа Мичән, Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре эчтәлекле программа әзерләгәннәр иде. Бу кичәдә Рәмзилнең әти- әнисе, әби бабайлары да чакырылган иде. Алар да бик сагынып, горурланып Рәмзил белән булган вакыйгаларны искә төшерделәр.  Авыл яшьләре катнашында 6 волейбол командасы җыйналды һәм һәр команда күңел биреп шушы ярышта көч сынаштылар. Командаларга, Рәмзилнең тормыш иптәшенә, әти-әниләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу искә алу кичәсе бик кирәкле, куңелләрне тетрәндергеч булып озак еллар күңелләрдә сакланыр. Авылыбыздан чыккан батыр егетләребез белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International