Кырымның Россиягә кушылуы көненә багышланган «Ватан-ана!» викторинасы

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, Кырымның Россиягә кушылу  көненә багышланган «Ватан-ана!» дип исемләнгән викторина булып узды.  Бу чарада Лесхоз урта мәктәбе укучылары катнашты. Викторина илебез тарихы буенча бик күп сорауларны үз эченә алды: сугыш барышы, төп сугышлар һәм истәлекле даталар, һәйкәлләр һәм обелисклар, тарихка кереп калган батырлыклар. Пазл җыю буенча сынауларны яшь тарих белгечләре, җиңүгә омтылыш, белем һәм тапкырлык күрсәтеп, намус белән башкарып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International