«Шаг в будущее»

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

12 март көнне Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4-6 сыйныф укучыларының арасында «Шаг в будущее» дигән район фәнни-гамәли конференциясенең мәктәп этабы узды:

- төгәл фәннәр (математика, физика, информатика)

- табигый фәннәр (биология, химия, экология, география)

-социаль-гуманитар фәннәр (рус теле һәм әдәбияты, МХК, Чит телләр, тарих һәм җәмгыять белеме, психология һәм социология)

гамәли фәннәр.

Барлык укучылар да үз проектларын уңышлы якладылар һәм жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Конференциянең район этабында безнең мәктәп исеменнән чыгыш ясаучы җиңүчеләр сайлап алынды. Укучыларның ата-аналарына һәм фәнни җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Ә балаларга һәрвакыт фәнни эзләнүдә һәм иҗат итүдә булуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International