Бу көннәрдә Эзмә урта мәктәбендә ”Киләчәккә адым” районкүләм фәнни-гамәли конференциясенең мәктәп этабы үткәрелде. Әлеге конфереция мәктәп укучылары шәхесенең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерә, фән юнәлешендә сәләтле укучыларны билгеләргә ярдәм итә, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну тәрбияли. Укучылар үзләрен кызыксындырган темаларга тукталып, бай эчтәлекле, кызыклы, мәгълүмати hәм үзенчәлекле эзләнү эшләре башкардылар. Мәктәп дирекциясе һәм иптәшләре алдында үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Эш нәтиҗәле һәм конструктив дискуссия белән үрелеп барды. Укучыларның чыгышларын туры эфирдан карау мөмкинлеге дә булдырылган иде.