МБГБУ «Явлаштау урта мәктәбе» укучылары Саба районы Лесхоз бистәсенә экскурсиягә бардылар. "Саба урманчылыгы" ТР ДКУ Мишәбаш участок урманчылыгы урманчысы Инсаф Сабирҗанов Швециядән китерелгән селекция-орлыкчылык үзәге җиһазлары белән таныштырды. Экскурсия вакытында ул һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләренә дә игътибар итте, мәктәп укучыларына урман хуҗалыгында эшнең әһәмияте, тармакны үстерү перспективалары һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре турында сөйләде. Бу чара үсеп килүче буынның һөнәрләргә кызыксыну уятуга һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтен арттыруга ярдәм итте.