Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе мәгълүмате

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

6 март көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Сезгә, кадерлеләребез!" исемле акция булып узды. Акция кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте"ндә катнашучылар матур һәм күңелгә үтеп керерлек итеп котлау открыткалары ясадылар.  Әлеге чара кәефне күтәрергә генә түгел, ә барлык  хатын-кызларга рәхмәт һәм хөрмәтебезне аңлата.  Ихлас теләкләр һәм изге сүзләр белән тулы һәр открытка безнең яраткан укытучыларыбызга шатлык һәм елмаюлар китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International