Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 6 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында ТР халык артисты Рөстәм Закиров һәм атказанган артистка Люция Мусина гаиләләре катнашында бәйрәм концерты булды. Концертка шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары чакырылган иде. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. һәм ООО «Саба»ның «Мичән» бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Рафикович барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре СВОда катнашучыларның әниләренә бүләкләр тапшырдылар. Концерт залы язгы кәеф, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулган иде. Бәйрәм бик җанлы, истә калырлык булып утте.