6 нчы март көнне Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасы бинасында тәрбиячеләр өчен «Музыка ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый – патриотик хисләр формалаштыру» темасына республика күләм семинары узды. Семинарга Арча, Кукмара, Биектау районнарыннан педагоглар чакырылды. Шулай ук Саба районы педагоглары да катнашты. Семинарда педагоглар балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүдә үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар зурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларның «Ватан нәрсә ул?» дип исемләнгән сәләмләүләре белә ачылып китте. Семинар кунаклары уртанчылар төркемендә «Чиккән яулык булсын бүләгем» дип исемләнгән сөйләм үстерү шөгылен, мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Сугыштанн соң. Учак янында» музыкаль чараны, зурлар төркемендә «Без - батыр диңгезчеләр» дип исемләнгән физик үсеш шөгелен карадылар. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячеләре әти-әниләр белән «Патриотлар тәрбиялибез» дип исемләнгән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук тәрбиячеләребез «Ут белән рәсем ясыйбыз» һәм «Патриотлык балачактан башлана» дигән мастер-класслар күрсәттеләр. Арча һәм Биектау районнары кунаклары да әлеге тема буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар җылы һәм яхшы шартларда узды. Семинар кунаклары балалар бакчасының педагогик коллективы эшен югары бәяләделәр.