Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны камил өйрәтү буенча Югары Симет урта мәктәбендә максатчан эш алып барыла. Укучыларыбыз өчен күп чаралар үткәрелә: "Туган тел көне", шагыйрьләрне, язучыларны искә алу кичәләре һәм башкалар. 2 – 3 март көннәрендә укучыларыбыз Муллаянова Алинә (5 нче сыйныф), Имамиева Зәйнәп (7 нче сыйныф), Имамиева Нәфисә (11 нче сыйныф) татар теле фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, призер булдылар.
4 – 6 март көннәрендә 7 нче сыйныф укучысы Имамиева Зәйнәп, 11 нче сыйныф укучысы Имамиева Нәфисә татар әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, призер статусын яуладылар. Укучыларның уңышларында укытучылары Муллаянова Талия Тәлгать кызының хезмәте бик зур.