25нче февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре командалары арасында “Кышкы уеннар” дип аталган спорт ярышы үтте. Командалар төрле уеннарда катнашып, күңел ачтылар. Гомуми нәтиҗәләрдән сон, 1нче урынны Шекше төп мәктәбе, 2нче урынны Мичән төп мәктәбе, 3нче урынны Икшермә кадет мәктәп-интернаты командалары яулады. Җиңүчеләргә грамота, акчалата бүләк һәм кубок тапшырылды.