2025 елның 13-16нчы февраль көннәрендә физик тәрбия фәне буенча 9-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Саба урта мәктәбе укучылары: Гарипов Ранил, Заһидуллин Рөстәм олипиаданың җиңүчеләре. Нигъмәтҗанов Камил, Гарипов Фаил, Хуҗин Инсаф, Латыйпова Язилә, Мөхәммәтшина Ләйлә, Хафизова Әминә (укытучылары Вафин Л.Р.), Югары Симет укучылары Әхмәдуллин Булат, Тәхәвиева Исламия, Гарифуллина Чулпан (укытучылары Сәүбәнов А.Р.), Эзмә урта мәктәбе укучысы Гыйлманова Зәлинә (укытучысы Галиев А.Г.), Сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгаиф үзәге укучысы Гаттарова Язилә (укытучысы Шакиров И.Р.), Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучысы Галимҗанова Алсинә (укытучысы Гарафиев И.А.) призерлар булдылар.
Катнашучыларны һәм аларның укытучыларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!