Бүген районыбызда шатлыклы, әһәмиятле һәм тарихи вакыйга - Сабабызда 1993 елдан бирле эшләп килүче Туган якны өйрәнү музее бүген яңа бинага күчеп, үзенең яңа тарихын башлый. Үткәнен саклап, бүгенгесен барлап, киләчәгенә якты заманча караш ташлап, кунаклары өчен бүген тәүге кабат ишекләрен ача!
Саба туган якны өйрәнү музее – Россиядә иң гадәти булмаган музей. Биредә безнең районда яшәгән, хәзерге вакытта яшәүче һәм яшәячәк кешеләр тарихы урын алды. Ул барлык музейлар үсешенең заманча тенденцияләренә туры китереп эшләнелде. Яңа экспозиция нигезенә музейда электән үк булган экспонатлар белән бергә, яңалары да куелды. Үзенең составында балалар өчен рекреацион – уен зонасы, төрле чаралар үткәрү өчен күпфункцияле бүлмә, Сабаның киләчәгенә очу өчен 5d кинотеатр залы да бар. Шулай ук заманча музей технологияләре – компьютер һәм мультимедия технологияләре, интерактив җайланмалар да киң файдаланылган.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан музеебызда бик эчтәлекле, экспонатларга бай вакытлыча күргәзмә дә эшли.
Музеебыз балалар өчен менә дигән тарихны өйрәнү, патриотик тәрбия алу урыны булса, өлкәннәребезгә үткәннәргә кайту, хәтер төпкелендә яткан мизгелләрне кабат яңарту урыны булып торачак. Гаилә белән үзенең ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләүчеләргә, читтән килгән районыбыз кунаклары өчен дә кызыклы булачак.