«Салават күпере» балалар журналы редакциясе вәкилләре катнашында республика семинары

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Шәмәрдәннең 3 нче «Салават күпере» балалар бакчасы базасында «Салават күпере» балалар журналы редакциясе вәкилләре катнашында республика семинары узды. "Салават күпере" балалар журналы баш ректоры урынбасары Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы журналларның төрле форматлары, балалар һәм аларның ата-аналары, мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары өчен татар телен өйрәнү өчен эшләнгән мәкаләләр һәм мавыктыргыч рубрикалар турында сөйләде. Очрашу бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле узды. Теләге булган һәркем Татарстан Республикасының заманча балалар язучылары һәм шагыйрьләре китапларын, журналлар редакциясе тарафыннан нәшер ителгән  постерларны сатып ала алды. Иҗади очрашуда катнашучылар шулай ук басмаларга язылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International