«Урман эше» һәм «Сити-фермерлык» компетенцияләре буенча «Яшь мастер» чемпионатының район этабы

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

18 февраль көнне МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында «Урман эше» һәм «Сити-фермерлык» компетенцияләре буенча «Яшь мастер» чемпионатының район этабы узды. Катнашучылар урман торгызу инженер - технологы, Сити-фермер һөнәрләре турында сөйләделәр, һөнәрләргә туры килә торган рәсемнәр сайлап алдылар, орлыкларны тиешле үсемлекләргә туры китерделәр, лакмус ярдәмендә эремәнең төрен билгеләделәр, үсентеләрне сайлап алдылар, утырттылар һәм аны тәкъдим иттеләр. Эксперт буларак хайваннар, үсемлекләр доньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Саба районы буенча район (районара) башлыгы Галимуллин Марсель Мулланур улы чыгыш ясады, ул балаларның белемнәрен һәм әзерлеген югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International