Дөньяның кайнар нокталарында аның мәнфәгатьләрен яклап, Ватан алдында үз бурычын үтәүчеләрне искә алу датасы. Интернациональ конфликтларда катнашкан сугышчылар чын батырлык һәм каһарманлык күрсәткәннәр.
Әфган сугышчысы истәлегенә 13-нче февраль көнне Лесхоз мәктәбендә Фердинанд Шәйдуллинга багышланган "Сагыналар сине, дусларың"исемле класстан тыш чара булып узды.
Фердинанд Шәйдуллин 1969-нчы елның 7-нче ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Язлы Арташ авылында туа. Хәрби хезмәткә 1987-нче елның 26-нчы ноябрендә алына. Әфганстан Республикасында СССР дәүләт чигенең куркынычсызлыгын тәэмин иткәндә 12 хәрби операциядә, рейдларда, транспорт колонналарын үткәрүдә катнашкан, шул ук вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән. Фердинад Харис улы Шәйдуллин Әфган сугышында үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
Тарихта онытырга, тормыштан сызып ташларга мөмкин булган битләр юк. Халык хәтере алдында Вакыт көчсез. Сугышчы - интернационалистның, Ватанны саклаучының батыр образы төрле конфликтларда катнашкан барлык хәрби хезмәткәрләрнең хөрмәт һәм казанышларын тану символына әверелде.