"Тормышым халыкта җыр булып яңгырады..."

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Муса Җәлил – бөек шагыйрь. Ул балалар һәм өлкәннәр өчен үлемсез шигырьләр яза. 16 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә "Тормышым халыкта җыр булып яңгырады...» дип исемләнгән урта звено балалары өчен кичә уткәрделәр. Чараның максаты: шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; яшүсмерләрдә шигърияткә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, тормышның лирикада сәнгатьчә, образлы чагылышы үзенчәлекләрен аңлау; укучыларны Муса Җәлил үрнәгендә тәрбияләү. Балалар Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үскәнлеге, ничек укуы һәм кайчаннан бирле шигырьләр яза башлавы турындагы хикәяне зур кызыксыну белән тыңладылар, аның әсәрләрен укыдылар. Шулай ук аның фаҗигале һәм героик язмышы турында да белделәр. Балаларга татар һәм рус телләрендә берничә шигырь укылды.  Чара ахырында барлык катнашучылар шагыйрь һәм герой Муса Җәлилне бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International