Саба район китапханәсендә якташ әдип Газиз Нәбиуллинның тууына 105 ел уңаеннан “Ул безнең күңелләрдә. Якташ Газиз Нәбиуллин” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәчеләр әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Саба гимназиясенең 6 “Д” сыйныф укучылары Г.Нәбиуллинның шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Газиз Нәбиуллинның кызы Зарима ханым, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Мөбарәкова Ә., “Саба таңнары” газетасының җаваплы сәркатибе Мәүлетов Ф., “Мишә дулкыннары” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр Г.Нәбиуллин турында истәлекләрне яңартып сөйләделәр. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларга, мәктәп укучыларына теләкләрен җиткерде, Зарима ханымга истәлек бүләге тапшырды.