15 февраль - татар шагыйре, Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлил туа. 13 февральдә Муса Җәлилнең туган көне алдыннан Урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Герой шагыйр – Муса Җәлил" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Аның максаты балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, шигърияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уятуга ярдәм итү, Ватан өчен милли горурлык хисе тәрбияләү иде. Кичә әбинең сөйләве һәм Муса Җәлилнең балаларга багышланган шигырь геройлары – Әтәч, мәче һәм тычкан чыгышлары белән үрелеп барды. Әби шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның катлаулы биографиясе, иҗаты турында сөйләде. Презентация каралды. Балалар үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар: Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, "Күрсәт әле, үскәнем" музыкаль уенын башкардылар. Кичә бик бай, күп нәрсәгә өйрәтә торган, якты һәм истә калдыра торган булды.