14 февраль көнне Керәнне авыл клубында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу вакыйга уңаеннан Әфганстанда хезмәт итеп кайткан бертуган Галимуллиннар чакырылган иде. Алар катлаулы вәзгыять шартларында халыкара террорчылык һәм наркобизнес көчләренә, шулай ук Әфган сугышыннан әйләнеп кайтмаган 14 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры истәлегенә 1 минут тынлык игълан иттеләр, истәлекләр белән уртаклаштылар. Алар хөрмәтенә авыл узешчәннәре, клуб мөдирләре эчтәлекле чыгышлар әзерләгәннәр иде. Җирле узидарә башлыгы Гараев А.А. егетләргә рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.