07.02.2025 «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» татар милли биюен өйрәнү буенча мастер-класс оештырды. Мастер-класслар үткәрү өчен Иске Шынар мәдәният йортының «Сөмбел» хореография коллективы сайланды. Мастер-классны балалар сәнгать мәктәбенең хореография классы укытучысы, «Яшьлек» хореография коллективы җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З. үткәрде. Аңа «Яшьлек» хореография коллективы әгъзалары Гайнетдинова Адилә һәм Шәрәфиев Рүзәл булыштылар. Үсеп килүче буын өчен татар халык хореографиясен бербөтен, органик һәм бай мирас буларак күзаллау бик мөһим. Мастер-класс ритмик разминкадан башланды, аның вакытында терәк-хәрәкәт аппараты җылына, булачак шөгыльгә психологик һәм эмоциональ кәеф тудырыла. А.З. Мөбәрәкҗанова милли татар биюенең барлыкка килү тарихы, үсеш процессы белән җентекләп таныштырды. Шулай ук татар милли киемнәре, халыкның традицион бәйрәмнәре һәм йолалары турында сөйләде. Мастер-классның практик өлешендә рәсемнәр, разводкалар һәм күчешләр белән танышу булды. Шулай ук мастер-класста катнашучылар аз гына вакыт эчендә татар биюенең төп хәрәкәтләрен үзләштерделәр, мәсәлән, «беренче», «икенче» йөреш, «борма», «укчәбаш», «кадак кагу», «бишек», «чалыштыру» һ.б. Татар биюләренә грациоз һәм салмак хәрәкәтләрнең ялкынлы элементлар белән үрелеше хас, аларда абруй, горурлык, игелеклелек ассызыклана. Өйрәнелгән хәрәкәтләрне һәм комбинацияләрне файдаланып, «Сөмбел» хореография коллективы катнашучылары өчен татар халык биюе материалында этюд куелды. Мастер-класста тупланган тәҗрибә алдагы бәйрәмнәрдә авылда һәм районда мәдәни чаралар үткәрүдә ярдәм итәчәк.