«Россиянең ел тәрбиячесе – 2025»

2025 елның 14 феврале, җомга

2025 елның 13 февралендә Балтач муниципаль районында «Россиянең Ел тәрбиячесе – 2025» конкурсының зона этабы узды. Балтач, Саба, Кукмара, Арча районнарыннан 12 конкурсант үзләренең табышлары һәм һөнәри осталык серләре белән уртаклаштылар. Саба районыннан Шәмәрдәннең «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе Сәйфуллина Гүзәл Илгизәр кызы, Сабаның «Шоколад» балалар бакчасы тәрбиячесе Габдрахманова Гөлия Фиргать кызы, Шәмәрдәннең «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Бәшәрова Гөлназ Әнәс кызы чыгыш ясадылар. Конкурс нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәбез, катнашучыларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International