Бүген Сабаның 2 нче «Эллуки» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә тәрбия» һәм «Башлангыч сыйныфларда укыту» компетенцияләре буенча өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Яшь Мастер»чемпионаты старт алды. Балалар үзләренең остазлары белән дәрес фрагментларын әзерләделәр, үзләренең сайланган һөнәрләре турында сөйләделәр һәм жюри әгъзаларын үзләренең яхшы чыгышлары белән сөендерделәр. Чара ахырында йомгаклар ясалды, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.