6-9 нчы февраль көннәрендә тарих фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Шәмәрдән лицее укучылары Шайхов Әмир, Гәрәев Искәндәр һәм Саба урта мәктәбеннән Гомәров Данияр призлы урыннарга ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучылары Гатауллина Энҗе Илнур кызы һәм Һадиев Ханиф Мөбин улын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар, сәламәтлек һәм яңа биеклекләргә ирешүләрен телибез.