3-6нчы февраль көннәрендә Саба муниципаль районы укучылары командасы хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында катнашты һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте. Сәләтле балалар мәктәбеннән Валимухаметова Ләләгөл (9нчы сыйныф, укытучысы Гомәрова Р.Р.) җиңүче, Шакиров Шәүкәт (9нчы сыйныф, укытучысы Гомәрова Р.Р.), Галимҗанова Алия (9нчы сыйныф, укытучысы Гомәрова Р.Р.), Саба гимназиясеннән Камолов Камол (10нчы сыйныф, укытучысы Фазылова Г.Җ.) һәм Шәмәрдән лицее “Үсеш”тән Маметова Асия (11нче сыйныф, укытучысы Емельянова Л.М.) олимпиада призерлары булдылар.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез, аларның тырышлыгы һәм хезмәте һәрвакыт югары бәяләнсен.