Лесхоз мәдәният йортында Мишә авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

2025 елның 29 гыйнварында Лесхоз мәдәният йортында Мишә авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары»АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды.  Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Җирлеккә беркетелгән полиция майоры А.А. Сибгатовның 2024 елда хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик эш һәм җинаятьчелек торышы турында чыгышы.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге дознователе Хуҗин Илдар Тәлгать улы чыгыш ясады. Илдар Тәлгать улы халыкка беренче кирәкле янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирде.
3. Мишәбаш урманчылыгының кишәрлек урманчысы И.Р. Сабирҗановны 2025 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү чаралары белән таныштыру.

4. Җирлек территориясендәге муниципаль учреждениеләрнең (мәгариф, мәдәният, медицина, спорт, социаль тәэмин итү һ.б.) 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2025 елда эшне камилләштерү планнары буенча хисаплары.

5.Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллинның 2024 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм 2025 елда җирлекнең үсеш планнары турындагы хисабы.

6. 2024 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча хисап һәм 2025 елда гражданнар тәкъдимнәренә һәм сорауларына җаваплар

 Җыелышның йомгагы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улының чыгышы булды. Ул муниципаль район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы, районда икътисадый, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 20234 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга планнар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International