Министр Равил Кузюров Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты. Слет Лесхоз бистәсендә узды.

Слет кысаларында 2024 елда «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды. Оешмаларның тырыш хезмәткәрләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Министр Равил Кузюров белгечләргә фидакарь хезмәтләре һәм Татарстанның урманчылык тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз республикабызның урман байлыкларын саклауда һәм арттыруда төп роль уйный. Сезнең һәрберегез уртак эшкә үз өлешен кертә, – диде Равил Кузюров. – Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм яңа һөнәри уңышлар телим».

Чараны районның иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа озата барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International