«Ут белән шаярма»

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Ут белән шаярма»дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында янгын сәбәпләре турында фикер алыштылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр, янгын чыкканда нинди номер буенча шалтыратырга кирәклеген искә төшерделәр. Янгын ачык ут, һаваның югары температурасы, агулы газлар, төтен һәм башка уңайсыз факторлар белән куркыныч, дип сөйләделәр. Моннан тыш, аларны мәдәният йортында булган янгын сүндерү чаралары белән таныштырдылар һәм янгын сүндергечтән ничек дөрес файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Очрашу барышында балалар янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә файдалы белемнәр алдылар. Мондый дәресләрдән соң балалар үзләренең белемнәрен киңәйтеп кенә калмыйлар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә башкача карыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International