Менә инде өченче көн рәттән бистәнең битараф булмаган кешеләре белән районның "Солдатка аш" акциясе кысаларында Лесхоз мәдәният йортында солдатларыбыз өчен токмач киселә. Безнең солдатларга бик күп токмач киселде, бозылмый торган ризыклар җыелды. Көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча катнашкан барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.