Февраль башында рус шагыйре, прозаигы, драматургы, рус әдәби сүзенә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне шагыйрьне искә алу, аның үлемсез әсәрләрен уку, алардан илһамланып, аның талантына хөрмәт күрсәтү гадәте бар. Үзенең кыска гына гомерендә А.С. Пушкин рус әдәбиятының классикасына әверелгән бик күп әдәби әсәрләр иҗат итә. Лесхоз мәдәният йортында «А.С. Пушкин әкиятләрен ничек беләм»дигән уен программасы үтте. Һәр кешенең балачагы әкиятләр белән ассоциацияләнә. Әкиятләр безнең тормышта зур роль уйный. Алар безне яхшылыкка, гаделлеккә, намуслылыкка, тапкырлыкка өйрәтәләр, фантазиябезне һәм хыялларыбызны үстерәләр, әхлакый һәм эстетик кыйммәтләргә тарталар. Шуңа күрә бүген балалар бөек рус шагыйре әкиятләре буенча сәяхәт кылдылар, анда аларны маҗаралар һәм биремнәр көтте. Балалар аның әсәрләрендәге геройларны искә төшерделәр, төрле өзекләр буенча әкиятләрне чиштеләр.