«Сәламәт тән-сәламәт рух»

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Сәламәтлек-кешедә булган иң кыйммәтле әйбер. Аны балачактан ук сакларга һәм ныгытырга кирәк, аны югалту җиңел, ә торгызу авыр. 11 февраль көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәт тән-сәламәт рух»дигән әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар бергәләп авырмас өчен, нишләргә кирәклеге, дөрес туклану, нинди ризыкларның кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуы, кайсыларының зарарлы булуы, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Тәкъдим ителгән китапларны карап, катнашучылар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Конкурсларда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр һәм сәламәтлек - Зарядка, хәрәкәт, ял, Режим, яшелчә, витаминнар, ризык дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә тагын: яхшы кәеф, елмаю, яхшы күңеллелек һәм дуслык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International