«Мәдәниятләр калейдоскобы» туган телләр республика фестивале

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

    Чит телләрне өйрәнүгә сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, чит телләр мәгарифенә кызыксыну формалаштыру максатында 11нче февраль көнне «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында 6нчы тапкыр «Мәдәниятләр калейдоскобы» туган телләр республика фестивале үткәрелде, анда Татарстан Республикасы  районнары мәктәпләреннән 118 укучы, КФУдан  90 студент һәм мөгаллим, Саба муниципаль районы мәктәпләреннән 210 укучы катнашты. Чараның  мәртәбәле кунаклары Үзбәкстан, Казахстан, Иран, Төркмәнстан, Кытай консуллары, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Р.Р. Җамалетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы  Р.Н. Минниханов булды. Фестиваль кысаларында  Саба муниципаль районы белем битрү оешмалары һәм чит ил студентларының иҗади остаханәләре эшләде, мастер-класслары үткәрелде. Чарада катнашучылар төрле милләт вәкилләре белән аралаша, милли колоритны тоя, коммуникатив компетенцияне үстерә һәм чит ил студентлары белән дуслаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International