Бөтендөнья авырулар көне кешеләрнең игътибарын бөтен планета буйлап авыру кешеләр очраша торган проблемаларга юнәлтергә тиеш. Бу көн ел саен 11 февральдә билгеләп үтелә.
Бу көнне кешеләр төрле авырулардан интегүчеләргә теләктәшлек белдерә. Шулай ук Бөтендөнья авырулар көненең максаты пациентлар проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын арттырудан гыйбарәт.
Бу датага багышланган агарту чаралары авыруларга ярдәм итүгә, кешеләргә авыруларның куркынычлыгы турында, авыруларны профилактикалау һәм даими рәвештә медицина тикшерүләре узу кирәклеге турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.
Бөтендөнья авырулар көне-үз сәламәтлегеңә сакчыл караш турында уйлану өчен сәбәп кенә түгел, ә бөтен кешеләргә битарафлык һәм гуманлык булмауга урын булмаска тиешлеген искәртү дә ул.