7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Һәр дәүләтнең, илнең һәм Республиканың символлары бар. Символика-теләсә кайсы дәүләтнең мөһим өлеше. Татарстан Гербы куәт, көч, тарих һәм мәдәниятне гәүдәләндерә — барысы да бер сурәттә. Асылда зур булмаган сурәттә күп мәгънәләр гәүдәләндерелгән. Биредә Татарстан флагының барлык төсләре — ак, яшел, кызыл төсләре чагылдырылган.
4 февральдә Саба сәнгать мәктәбе укытучылары Вәлиева Д.Р. һәм Маликова Ч. Ф. музыка бүлеге укучыларына Татарстан Республикасының бу мөһим Дәүләт символының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр.