"Әлифба белән саубуллашу"

2025 елның 7 феврале, җомга

6нчы февраль көнне Саба район китапханәсендә, Саба гимназиянең 1 "Г" сыйныф укучылары өчен  "Әлифба белән саубуллашу" бәйрәме уздырылды. “Әлифба бәйрәме” — балалар тормышында зур һәм мөһим вакыйга. Бу көнне беренче сыйныф укучылары белем дөньясына ишек ачкан беренче китаплары белән хушлаштылар. Чара Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызының теләк, котлавы белән башланып китте. Аннары балалар  җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, китап герое Буратино биргән биремнәрне активлык күрсәтеп җавап таптылар.Чара ахырында сыйныф җитәкчесе Сафина Г.Р.теләкләрен җиткереп күчтәнәч таратты. Үз чиратында әти-әниләрдә укучыларга истәлек бүләк- китап бүләк иттеләр.Чара китапларны яратып укучы Тедди аюның флешмобы белән тәмамланды.  Беренче сыйныф укучыларына укуларында уңышлар һәм һәрвакыт яхшы кәеф телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International