«Каюм Насыйри мирасы» шигъри сәгате

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

5 февраль көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Дуслык» хатын-кызлар клубы өчен «Каюм Насыйри мирасы»шигъри сәгате үткәрелде. Әйдәп баручы китапханәче укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруын халык белде. Чара азагында кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International