Журнал һәм газеталарда теләсә нинди тема буенча диярлек оператив мәгълүматлар бар. Тик аларны үз кызыксынуың аша үткәрә белергә генә кирәк. Периодик басмалар ярдәмендә танып белү кызыксынуын киңәйтү, характерның иң яхшы сыйфатларын тәрбияләү өстендә эшләргә мөмкин. Шул максаттан, 3 февраль көнне Шәмәрдәннең "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен "Газета-журналлар безнең тормышка ничек килде" дигән тарихи сәгать үткәрелде. Чарада кунаклар журнал һәм газеталар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Шулай ук барлык теләүчеләр яңа вакытлы матбугат белән дә таныша алды.