«Әкият дөньясына сәяхәт»

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Әкиятләрне барлык балалар да ярата-тылсым һәм маҗаралар  балаларны яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Казанчы Бигәнәй авылы китапханәчесе  Мамалай«Кояшкай»балалар бакчасында  « Әкият дөньясына сәяхәт» дигән әдәби уен - викторина үткәрде . Балалар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр һәм яраткан геройларында кунакта булдылар. Китапханәче сөйләвеннән балалар « әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштылар. Аннары алар өчен кызыклы уен – викторина үткәрелде. Балалар әкиятләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен, яратуларын күрсәттеләр, популяр әкиятләрнең эчтәлеген, әкият өйрәткән барлык яхшылыкларны искә төшерделәр. Әкият белән очрашу бик күп шатлык, яхшы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International