Сталинград сугышы - Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышының иң мөһим һәм иң зур генераль сугышларының берсе. Сугыш 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр хәзерге Воронеж, Ростов, Волгоград өлкәләре һәм Калмыкия Республикасы территориясендә бара. 2 февральдә, Сугышчан дан көнендә, Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тар-мар иткән көнне, Олы Нырты мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә «Сталинградның кайнар кары» хәтер сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «Здесь рождала русская душа славу и бессмертье Сталинграда» документаль фильмын карадылар, Бөек халык батырлыгы, шәһәрне саклаучыларның бердәмлеге һәм батырлыгы, Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш ясаган Сталинград сугышының әһәмияте турында тыңладылар, «Сталинград сугышы» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, тематик күргәзмә материаллары белән таныштылар. В.Некрасовның «Сталинград окопларында», Ю. Бондаревның «Кайнар кар» китапларын укырга тәкъдим ителде.