«Хореография дәресләрендә төп күнекмәләрне формалаштыру» темасына ачык дәрес.

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 30 гыйнварында Саба балалар мәктәбенең хореография бүлегенең 2 нче сыйныфында «Хореография дәресләрендә төп күнекмәләрне формалаштыру» темасына ачык дәрес үткәрелде (укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З., концертмейстер Абдуллин Р. Х.). Дэрескэ укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) чакырылды. Хореография белән шөгыльләнү балаларның сәламәтлеген ныгыта, хәрәкәтләрне координацияләүдә җитезлекне үстерә, сәнгати зәвык, матур манера, грациоз йөреш, гәүдә торышын формалаштыра, комплекслардан арындыра. Бу-балаларны бию культурасы белән таныштыру, эстетик тәрбия һәм иҗади эшчәнлек формалаштыру, күзаллауны үстерү. Шулай итеп, бию-хәрәкәтләрнең матурлыгы гына түгел, физик әзерлек һәм чыдамлык, спорт дисциплинасы, ритм  хисе һәм музыка ишетү сәләте үсеше дә ул.

Хореография бүлегендә мондый ачык дәресләр күптән традициягә әверелде, чөнки ата-аналарга балаларның хореография белән танышуы һәм аларны бу сәнгать төренә ничек җәлеп итүләре турында белергә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә ачык дәресләр ярдәмендә балаларның һәм укытучының эшен күрергә, баланың нәрсә эшли алуын, нәрсәгә ирешүен, нинди кимчелекләр барлыгын аңларга мөмкин. Шулай ук ачык дәрес-ул ата-аналар белән кире элемтә, ул укытучыларга нәтиҗәле эш өчен бик кирәк.

Укучылар «Гимнастика», «Ритмика» һәм «Бию» дәресләрендә беренче яртыеллыкта алган белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук барлык катнашучыларны хореография сәнгате дөньясына чумдырдылар. Ата-аналар балаларының уңышларын бик  яратып күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International